Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Мошенниклар активлашты: Аксубай полиция хезмәткәрләре ике атнада биш җинаять эше ачкан

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә ике атна эчендә мошенниклык буенча биш җинаять эше теркәлгән.

Кредит тарихын яхшырту – заманча тәкъдим, әлеге ысулдан Интернат аша өч хатын-кыз кулланган. Бу икесенә, гарантияле займ алу хәйләсе белән 3800 сумга төшкән, өченчесе – рәсмиләштерелгән кредитны алу өчен 6800 сум акчасыннан колак каккан. Кредит, займнар рәсмиләштерүдә «ярдәм» турындагы мәгълүматны беренче икесе социаль челтәрләрдә тапканнар. Ә өченчесенә телефоннан шалтыратып, банк хезмәткәре итеп таныштыралар һәм кемдер аның артына кредит рәсмиләштергән һәм алар барысын да үзләре хәл итәргә әзер, бары тик паспорт мәгълүматлары һәм акчаларны күчерү буенча инструкциягә таянып эш итәргә генә кирәк, дип белдерәләр.

– Ялган банк хезмәткәрләре гражданнарны алдыйлар, паспорт күчермәсен җибәрүне, фото белән паспортны сорыйлар, кредитлар, займнар рәсмиләштерәләр, банк карталарыннан акча урлыйлар. Бары үз акчаларыннан колак каккач кына гражданнар полициягә хәбәр итәләр, – дип шәрехли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе. –Кредитлар рәсмиләштерү өчен турыдан-туры банк офисына мөрәҗәгать итү ышанычлы, әгәр сезгә банктан шалтыраталар икән – сөйләшүне өзегез, әлеге банкның кайнар линия телефонын табыгыз, дөрестән дә хезмәткәрләр сезгә шалтыратканнармы, төгәллек кертегез.

Мошенниклар сату-алу сайтларында да корбаннарны актив табалар.

Аксубайдан бер үсмер эре брендлы сайтларның берсендә гитара сатарга карар итә. Акчаны алу өчен әнисенең банк картасын куллана. Нәтиҗәдә хәйләсез операцияләр юлы белән аның барлык карта мәгълүматларын беләләр: ул гитара да сата алмый, әнисенең картасыннан 20 мең сум акча да югала.

Тагын бер аксубайлы шул ук сату-алулар сайтында түбән бәядән кулланышта булган автозапчастьләр сатып алырга карар кыла. Нәтиҗәдә – 70 мең сум акчасын югалта.

Полиция хезмәткәрләре, паспортның – кредит рәсмиләштерү өчен төп документ булуы турында искәртә. Үз паспорт мәгълүматларын, карта номерларын, парольләрне өченче затларга тапшырырга ярамый. Болай эшләгәндә сез үзегезне дә куркыныч астына куймыйсыз, акчагызны да саклап кала алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев