Минзәләдә йортка ут капкан мизгел видеога эләккән
Хәвеф-хәтәр

Минзәләдә йортка ут капкан мизгел видеога эләккән

Бүген Минзәләдә шәхси йортта янгын чыккан. Ут капкан мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

Кадрларда йорт мансардасыннан ут чыгуы күренә, аннары мизгел эчендә янгын бөтен йортны чолгап ала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, бер ир-ат имгәнгән, аны хастаханәгә китергәннәр. 59 яшьлек бу ир-ат йорт хуҗасы, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев