Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Мичнең артык кызуы аркасында мунча янган

Янгын шимбәдән якшәмбегә каршы төндә район үзәгендә булган.

Дорожный урамында шәхси хуҗалыкта таң алдыннан мунча янган. Янгынны очраклы узып баручы күреп алган. Хәбәр дежур диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына 4:44 сәгатьтә килә. Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов мәгълүматларына караганда, мунчаның түбәсе һәм янкормасы зыян күргән. Мунча торак йорттан җиде метр ераклыкта урнашкан. Ләкин янгынны вакытында ачыклау аркасында, утның корылмаларга таралуына юл куелмаган. Янгынның якынча сәбәбе – мичнең артык кызуы.

Янгын сүндерүчеләр салкыннарда биналарны җылытканда игътибарлы булырга киңәш итә, бигрәк тә туң мунчаларны, аларны атна дәвамында аз-азлап ягып җылытырга кирәк. Бинаны кыска вакыт эчендә җылытырга тырышканда мичнең артык кызу ихтималы бар. Җылылыкны озаграк сакларга тырышып, төнгелеккә мунчадагы торбалар һәм җилләткечләр ябыла – диварларны һәм түшәмне җылытып, бүлмә температурасы күтәрелә башлый. Кагыйдә буларак, янгыннар төнлә була, аз гына җил исеп киткәндә, пыскып янучы конструкцияләр ялкынлана. Онытмагыз, җылыту системалары, мичләр югары игътибар һәм сак эш итүне таләп итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев