Мамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
Раил Мирзасалиховны 16 апрельдән бирле эзләделәр.
Кичә, 26 майда, Мамадыш районында апрель аенда югалган Раил Мирзасалиховның мәетен Кама елгасында тапканнар.
«Кичә егетнең мәетен табу турында хәбәр килде. Аны шаһит күргән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Бу суицид булырга да мөмкин», — диделәр Мамадыш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.
1998 елгы Раил Мирзасалихов 16 апрельдә югалган иде. Мәрхүмне бүген туган авылы Усалида җирлиләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев