Әлмәт районында трактор юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе үлгән
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында трактор юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе үлгән

Ир-атның трактор йөртү өчен таныклыгы булмаган.

Әлмәт районының Яңа Елань авылында трактор катнашында юл һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча 55 яшьлек ир-ат шәхси йорт ишегалдыннан чыгып барганда идарәсен югалткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тракторчы җитди имгәнүләр алган һәм һәлакәт урынында ук үлгән.

Ир-ат трактор белән таныклыгы булмаган килеш идарә иткән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев