Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Кызын күрергә барган һәм суд тарафыннан җәзага тартылган

Чит кеше торагына керүне тыю конституция белән беркетелгән.

Гражданин Н. исә бу хакта белмәгәнме яисә белергә теләмәгәнме?

Аксубай район суды матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, үз кызының хәлен белергә теләгән, ә кыз бала бу вакытта хатынының әнисендә булган. Бу аның өчен төп мотив булган. Тик ул баланың чит кеше территориясендә булуын исәпкә алмаган. Өстәвенә, аны биредә көтмәгәннәр, гәрчә ишек ачык булса да. Йорт хуҗабикәсе элеккеге киявенең өеннән чыгып китүен бер генә тапкыр сорамаган, тик бу үтенечләр яхшылык белән тәмамланмаган. Хатын-кыз ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, эш судка җибәрелгән.

Җәмәгать судьясы карары белән гражданин Н.га 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Тик ир, элеккеге туганы белән аңлашылмаучанлык килеп чыгу аркасында, очрашу мөмкин булмавын раслап, үз гаебен танырга теләмәгән.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев