Хәвеф-хәтәр

Кунакка килгән, телефон урлаган һәм аны ломбардка тапшырган

Яңа Тимошкино авылыннан ачык йөзле хуҗа бер үк вакытта дустыннан да, телефоннан да колак каккан.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче аңа кунакка килә. Ә ул киткәч, ир-ат телефонының югалуын ачыклый. Оператив-тикшеренү гамәлләре барышында «дустының» кәрәзле телефонны эләктереп китеп кенә калмыйча, аны ломбардка тапшырырга өлгерүе дә ачыкланган.


Нет комментариев