Кеше гаебе белән
Узган атнада районда ике янгын булды.
Аксубай бистәсендә сарай янды. Хуҗалар йорт яны территориясендә мичтә терлек өчен азык әзерләгәннәр. Төнлә җил чыгып, ут чаткылары сарайга төшкән.
Иске Тимошкино авылында шәхси йортта янгын чыккан. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда, верандадагы төзек булмаган электр чыбыгы янгынга сәбәп булган. Ут нәтиҗәсендә веранда һәм өйнең бер өлеше зыян күргән.
– Янгын беркемне дә аямый, тик һәр хуҗа үз хуҗалыгында, куркынычсызлык чараларын үтәп, электр үткәргечләренең төзеклеген вакытында тикшереп торып һәм сыйфатсыз электр приборларын кулланмыйча, янгынны булдырмый кала ала. Терлекләр өчен азык әзерләнгән мичтә күмер калдырырга ярамаганын белү мөһим – һәр ризык әзерләгәннән соң мичне чистартырга, аны кабызуны һич кенә дә балаларга ышандырмаска кирәк, – дип искәртте күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сорау алучысы Рәсим Исламов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев