Кечкенә шырпыдан – зур бәла
Июль башыннан районда сигез янгын булган.
Җәй – янгын куркынычы чоры. Ул ачык ут белән аеруча сак һәм игътибарлы эш итүне таләп итә. Эсседә ут таралуга китерә торган факторлар тагын да арта.
– Ут һәм электр җиһазлары белән саксыз эш итү янгыннар чыгуга сәбәп була һәм аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Июль аенда теркәлгән янгыннарның өчесе төнлә килеп чыккан, бу вакытта кешеләр тормышына куркыныч күптапкырга арта. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәде, – дип шәрехләде күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямов. – Әмма һәр йорт хуҗасы үз торагы, үзенең һәм якыннарының тормышы өчен җаваплы булырга тиеш. Шуңа күрә электр җиһазларын һәм приборларны ешрак тикшерепторырыга, мунча мичләренең артык кызуына юл куймаска, корылмалар янәшәсендә ут якмаска һәм балаларга учак ягуны ышандырмаска кирәк. Печән әзерләү чорында аны киптерү иминлеген үтәргә, бары тик билгеләнгән урыннарда гына тәмәке тартырга, йорт яны территориясендә үләннәрне чабып торырга. Кечкенә бер шырпыдан зур бәла килеп чыгарга мөмкин булуы турында истән чыгармагыз!
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев