Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Казанда өч балалы хатынның бер кызын кыйнавын видеога төшерүе турында хәбәрне тикшерәләр

Матбугат чаралары Казанда өч бала анасының кечкенә кызын кыйнаганын видеога яздыруы турында хәбәр таралды.

«Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Казанның Мәскәү районы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерә башлаган.

Балага карата рәхимсез мөнәсәбәт турында полициягә берничә көн элек хәбәр ителгән. Прокуратура ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү турында процессуаль тикшерү үткәрә.

«Хәзерге вакытта өч балага да куркыныч янамый. Олы бала әбисе белән яши, ике бала - хастаханәдә. Бәхеткә, кыз имгәнмәгән», - дип аңлатты Руслан Галиев.

Гаилә имин түгел, балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә хисапта торган. Күзәтчелек ведомствосы баланың анасының гамәлләрен, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау системасы хезмәткәрләре эшен бәяләячәк, дип өстәде Руслан Галиев.

Ата-ана бурычларын үтәмәү һәм газаплау маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге эшне тикшерү дәвам итә, бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, – диде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев