Казанда ике хатын-кыз, шәһәрара автобуста егылып, җитди тән җәрәхәтләре алган
Юл һәлакәте кичә Горький шоссесы урамындагы 2нче йорт каршында булган.
Казанда ике хатын-кыз, шәһәрара автобуста егылып, җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 17.45 сәгатьтә Горький шоссесы урамындагы 2нче йорт каршында Казаннан Яшел Үзәнгә юл тоткан «НЕФАЗ» автобусы салонында ике пассажир егылган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Нәтиҗәдә, 58 һәм 71 яшьлек ике хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев