Казанда егет белән кыз сөрем газы белән агуланган
Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә 20 яшьлек кыз һәм 21 яшьлек егет китерелгән.
Казанда Ибраһимов проспектында 19нчы йортта ике кеше сөрем газы белән агуланган.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә 20 яшьлек кыз һәм 21 яшьлек егет китерелгән.
Табиблар икесенең дә сөрем газы белән агулануын ачыклаганнар. Аларның хәле уртача авыр дип бәяләнә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев