Җилдерә һәм кюветка оча
Ял көннәрендә районда зыян күрүче белән юл-транспорт вакыйгасы булды.
23 яшьлек «Лада» автомобиле йөртүчесе 23 октябрьдә, төн уртасында, Иляшкино авылы ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә каршы хәрәкәт итү юнәлешендәге юл читенә төшә.
Аксубай районы ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгуда тизлек сәбәп булган. Травматик шок халәтендәге йөртүче ябык баш мие имгәнүе, баш мие селкенү, кабыргалары сыну диагнозы белән Аксубай район үзәк хастаханәсенә озатыла. Тикшерү узганнан соң ул Чистай район үзәк хастаханәсенә озатылган. Шофер дүрт еллык машина йөртү тәҗрибәсенә ия, соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бер тапкыр җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев