Ике баласы белән тәрәзәдән сикерер алдыннан хат язып калдырган
Кичә, 11 ноябрьдә, Мәскәүнең Бабушкинский районында бер хатын ике баласы белән тәрәзәдән сикергән.
Ана белән 9 айлык кыз шунда ук үлгән, ә алты яшьлек малайны реанимациягә озатканнар.
Хатын үлем алды хаты да язып калдырган. Анда ул иреннән гафу үтенгән һәм аны гаепләмәүләрен сораган.
Хатын икенче баласын тапканнан соң депрессиядән интеккән булган. Аның баласын күкрәк белән тукландыру буенча проблемалары да булган. Фаҗига буласы көнне баласы ашамагач, хәле китте дип, ул "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Ләкин аңа педиатр чакыртырга кушканнар. Тик хатын "ашыгыч ярдәм"га шалтыратуын дәвам иткән, алар килеп җиткәндә инде хатын ишеген ачмаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Чыганак: shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев