Фаҗига кичә кич белән Питрәч районының Янсуар авылында булган.
Кичә кич белән Питрәч районының Янсуар авылында Datsun автомобиле борылышта кюветка төшеп киткән. Машина түбәсенә әйләнеп капланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итүләренчә, җиңел машинаның бер пассажиры һәлак булган, тагын бер пассажир һәм машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев