Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Янгыннарның сәбәбе – мич

Соңгы ике янгын очрагы районда шәхси секторда булды.

Аларның сәбәбе – мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозу һәм аларны артык кыздыру.

31 августта Иске Кармәт авылында шәхси хуҗалык абзарында янгын килеп чыккан. Монда мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып һәм караучысыз калдырып, маллар өчен азык әзерләгәннәр.

6 сентябрьдә Яңа Ибрай авылында шәхси мунчада янгын чыккан. Янгынның якынча сәбәбе – мичне кыздыру.

–Җылыту сезоны акрын гына башлана. Кешеләр, торакларын, мунчаларын җылытырга тырышып, мич тутырып утын ягалар, нәтиҗәдә янгын куркынычсызлыгын күздән ычкындыралар. Әгәр сез мунча ягарга, ачык утта яисә мичтә терлекләргә ризык әзерләргә планлаштырасыз икән – хәлне контрольдә тотыгыз. Ягылган мичне караучысыз калдырырга, аларны ягуны яисә карауны балаларга ышандырырга ярамый, – дип искәртә районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүчесе Рәсим Исламов.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев