Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Хәвеф-хәтәр

Янгын мунчаны көлгә әйләндергән

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – куркынычларны булдырмауның мөһим факторы.

Кагыйдәләрне игътибарсыз калдырганда нәрсә булырга мөмкинлеге турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге өлкән тикшерүчесе, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов сөйли.

– 2026 елның агымдагы чорында район территориясендә 13 янгын чыгу очрагы теркәлде, шуларның икесе коры үләнгә һәм чүп-чарга ут кабу очрагы. Янгыннарда 2 кеше һәлак булган, 1 кеше җәрәхәт алган. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткечләр нульгә тигез иде.

2026 елның 15 маенда 14 сәгать 53 минутта Киса авылында бер ишегалды корылмасында, ә нәкъ менә шәхси мунчада янгын чыккан. Янгынның сәбәбе: җылыту мичен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Янгын нәтиҗәсендә мунча янып беткән. Ялкын телләре күрше сарайга һәм утынлыкка күчкән. Мунчада мич яккан вакытта, 1978 елгы ир-ат ялкыннан термик пешү алган.

Менә шулай, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Йортларда һәм ишегалды корылмаларында янгынга каршы чараларны үтәү бик мөһим. Үз иминлегегез өчен акча кызганмагыз: җылыту мичләрен куллану таләпләрен үтәгез, торбаларны даими тикшереп торыгыз, мич җиһазларын тәртиптә тотыгыз һәм тиз янып китә торган әйберләрне ут чыганакларыннан ерак тотыгыз – бу исә гомерне, йортны һәм милекне сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев