Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Хәвеф-хәтәр

Яңа Чуаш Адәмсуы авылында фаҗига: пенсионер үз өендә янгын вакытында һәлак булган

2025 елның 16 июнендә Аксубай районының Яңа Чуаш Адәмсуы авылында кототчкыч фаҗига була – янгында 60 яшьлек авыл кешесенең гомере өзелә.

Янгын 7:41 сәгатьтә Садовая урамы, 35 йортта теркәлгән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, беренче булып янгынны күршеләр күреп ала һәм алар ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләрне чакыралар һәм ярдәм итәргә тырышалар.

– Без күрше белән түбәдән төтен чыкканын күрдек һәм кичекмәстән шунда ашыктык, – дип сөйләделәр янгын сүндерүчеләргә күршеләр. – Эчтә бик көчле төтен иде, без караватта Сергейны тормыш билгеләре булмаган килеш таптык. Урамга алып чыктык, тик ярдәм итә алмадык.

Урынга килгән янгын сагы хезмәткәрләре өй түбәсенең тулысынча янып бетүен билгелиләр. Янгынның төп учагы газ плитәсе һәм газ казаны урнашкан аш бүлмәсендә булган.

– Янгын чыгуның беренчел сәбәбе ут белән саксыз эш итү. Мөгаен, янып китү чыганагы күзәтүчесез калгандыр. Өйнең янгын турында вакытында кисәтү мөмкинлеге биргән автоном ут чыгу турында хәбәр итә торган җайланмалар белән җиһазланмау факты аеруча борчу тудыра, – дип шәрехләде күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Александр Бибиков.

Фаҗигалы очрак авыл җирлегендә янгын куркынычы мәсьәләсен кабат күтәрә. МЧС вәкиле билгеләп үткәнчә, агымдагы елның мартында әлеге урамда профилактик йөрү үткәрелгән, әмма бу вакытта өй хуҗасы урында булмаган – куркынычсызлык чаралары турындагы белешмә почта тартмасында калдырылган.

Якын арада районда өстәмә кисәтү чаралары планлаштырылган, шул исәптән чираттан тыш йортлар буенча йөреп чыгу һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы. Аерым игътибар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм асоциаль яшәү рәвеше алып баручы затларга биреләчәк.

Янгыннан килгән матди зыян билгеләнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, өй һәм милек иминиятләштерелмәгән булган. Фаҗиганың сәбәпләре турында соңгы нәтиҗәләр барлык кирәкле экспертизалар тәмамланганнан соң ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев