Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Эчкән һәм руль артына утырган

Аксубай җәмәгать судында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту белән бәйле эшләрне карау дәвам итәләр.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, әлеге хокукны бозган өчен Антонов Владимир Анатольевичка карата 30 мең сум штраф һәм ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Суд утырышында катнашкан Антонов В.А. үзенең административ хокук бозу гамәлен танымаган һәм спиртлы эчемлекләр кулланмавын, аларның сәламәтлегенә зыянлы булуын әйткән һәм бу турыда белешмәсе булуын күрсәткән. Бу көнне табиб тарафыннан язылган дару препаратларын кулланганнан соң, ул шофер белән, юл читенә төшкән, тәгәрмәче җибәргән машинасын алырга килә. Әмма аның юлында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре очрый.

Антонов В.А.ның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү факты суд тарафыннан тикшерелгән дәлилләр – административ хокук бозулар турында беркетмә, транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү, кәгазь вариантта алкотестор нәтиҗәсе, исереклек (алкоголь, наркотик яисә башка токсик матдәләр куллану) дәрәҗәсен билгеләүгә медицина тикшерүе акты һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре рапорты белән расланган. Һәм бу дәлилләр судта шик тудырмады, алар эзлекле, бер-берсенә каршылыксыз һәм үзара тулысынча килешенгән.

Ир-атка ел ярым җәяү яисә пассажир сыйфатында хәрәкәт итәргә туры киләчәк.

Суд карары 9.11.2021 елдан үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев