Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәте: пассажир хатын-кызга ярдәм итү өчен җиңел машинаны кисәргә туры килде

Бүген “трудолюбово” чатында юл-транспорт һәлакәте булды.

Арбалы МТЗ 80 тракторы һәм ВАЗ-2110 автомашинасы бәрелешә. Бәрелешү шулкадәр көчле була ки, транспорт чаралары бер-берсеннән дистәләрчә метрга “оча”. Юл-трансчпорт вакыйгасы урынында табиблар һәм коткаручылар эшләде. Пассажир хатын-кызны автомашина салоныннан чыгару өчен, коткаручыларга җиңел машинаның кузовын кисәргә туры килде. Хатын-кыз аңында, әмма шок хәлендә иде. Коткаручылар зыян күрүчене медикларга тапшырдылар – вакыйга урыныннан аны ашыгыч ярдәм каретасы алып китте.


Юл вакыйгасы урынына юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев килде.
–Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана. Әлегә урында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, криминалист, тикшерүче эшли, – дип шәрехләде Станислав Зайцев. – Хокукый бәя барлык кирәкле экспертизалар үткәргәннән соң биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев