Чирмешәннән автоледи идарә иткән җиңел машина Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
Бүген Аксубай-Федоровка автоюлында Азат бистәсе янында юл һәлакәте килеп чыккан.
Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, Чирмешәннән автомобиль йөртүче хатын-кызә «Киа-Рио» автомобилендә Аксубайга таба хәрәкәт итеп, каршы як полосага чыга һәм идарәне үти алмыйча, автомобиль юл читенә төшә.
Юл вакыйгасы нәтиҗәсендә 56 яшьлек пассажир зыян күргән. Ул ябык баш мие имгәнүе, сул аягы һәм тезе яралану диагнозы белән Аксубай район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Әмма медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өйгә озатылган.
Сүз уңаенда, соңгы ике елда автоледи юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бер тапкыр да җаваплылыкка тартылмаган.
– Әлеге юл өлеше куркыныч участок булып санала. Биредә үзенчәлекле борылыш бар, бу хакта юл билгесе кисәтә. Моннан тыш, юлның бу участогында күперне капиталь ремонтлау бара, моның турында шулай ук билгеләр дә раслый. Һәм биредә хәрәкәт икеләтә игътибарлы булырга тиеш, – дип шәрехләде районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Руль артына утырганда сезне өйдә көтүләрен онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев