Чаллыда коттеджда чыккан янгында 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән
Янгынның мәйданы 188 квадрат метр тәшкил иткән.
Чаллыда коттеджда чыккан янгында 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 22.56 сәгатьтә 112 бердәм номерына Орловка бистәсенең Орловская урамында коттеджда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.
Урынга беренче, көчәйтелгән ранг буенча Чаллы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тоткан.
Янгынны сүндергән вакытта йорттан 33 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Моннан тыш, тагын бер кеше икенче каттан газ торбасы аша урамга чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгать эчендә сүндергән. Янгын нәтиҗәсендә 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
Янгынның мәйданы 188 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев