Чаллыда исерек килеш мотоциклда йөрүче 12 яшьлек үсмерне тотканнар
Малайның әнисенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.
Чаллыда автоинспекторлар 12 яшьлек үсмер идарә иткән мотоциклны туктаткан. Әнисе белән медицина тикшеренүе узгач, үсмернең исерек булуы ачыкланган.
«Татар-информ» агентлыгына автошәһәрдәге үзхәбәрчесе сөйләгәнчә, мотоциклның номеры, ә баланың шлемы һәм йөртү таныклыгы да булмаган. Үсмернең исерек булуы билгеле.
«Яшүсмергә карата 16 яшькә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын хисапка алу карточкасы төзелгән. Малайның әнисенә карата „Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка транспорт бирү“ маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр», — диде Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның Тукай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Ганиев.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев