Чаллыда җиңел машина бәрдергән җәяүле кеше комага киткән
Һәлакәт Тынычлык проспектында булган.
Чаллыда җиңел машина бәрдергән җәяүле кеше комага киткән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Тынычлык проспектында булган. «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыгучы җәяүлене бәрдергән.
Ирне ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күргән кешенең янында документлары булмаган. Хәзер полиция ир-атның шәхесен ачыклый.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев