Кичә Чаллыда ЗЯБ бистәсенең бер йортында фаҗига булды.
Тәрәзәдән кечкенә бала егылып төшкән. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр.
«Бала реанимациядә авыр хәлдә ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Чаллының сәламәтлек саклау идарәсендә.
«Татар-информ»га мәгълүм булганча, балага 4 яшь. Фатирда ул әтисе белән булган. Фаҗига вакытында ата кеше күрше бүлмәдә була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев