Чаллы янында авариядә хатын-кыз һәм дүрт бала имгәнгән
Хәвеф-хәтәр

Чаллы янында авариядә хатын-кыз һәм дүрт бала имгәнгән

Кичә кичке җиделәр тирәсендә М7 трассасында Чаллы янында авариядә хатын-кыз һәм дүрт бала имгәнгән.

Фаҗига Сосновый бистәсе янында булган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә KIA кроссоверы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешкән.

«Авария урыныннан табиблар биш кешене – хатын-кызны һәм дүрт баланы алып китте. Балаларга карап торышка 10 яшь чамасы. Барысының да башы имгәнгән», – ди шаһитлар.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев