Чаллы янында ике «Лада» машинасы бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе хастаханәдә
Кичә иртәнге җиделәр тирәсендә Чаллы янында М7 трассасында җитди авария булган.
«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе сөйләгәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, «Лада Ларгус» йөртүчесе юл чатында «Лада Калина» машинасына юл бирмәгән.
Көчле бәрелүдән «Ларгус» юл читенә төшкән, ә «Калина» юлга аркылы туктап калган.
«Авария урыныннан «Лада Калина» машинасының 37 яшьлек йөртүчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр. Аның аягы сынган, тәне имгәнгән», – дип сөйләде агентлык хәбәрчесе.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев