Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Берничә тапкыр хөкем ителгән аксубайлылар өч кешене кыйнаганнар, пычак белән янаганнар һәм акчаларын алганнар

Аксубай кешеләренә карата берьюлы берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

17 март көнне көндез район үзәгендә берничә тапкыр хөкем ителгән ике кеше алкоголь тәэсирендә башта танышларын кыйныйлар, ә аннары аның бер түбә астында яшәүче 82 яшьлек иптәшенә ябышалар. Бабайны хәрәкәтсез калдырып, кулларыннан тотып кыйнаганнар, пычак белән куркытып, ике мең сум акча, кәрәзле телефон һәм банк картасын урлаганнар.

Ләкин моның белән генә тынычланмаганнар. Шушы вакытта килеп кергән күрше хатынга да эләккән – аны урындык белән кыйнаганнар.

Ачулары чыккан рецидивистларны Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган, аларга карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев