Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Бер атнада ике янгын

Узган атнада Аксубай районында ике янгын булды.

31 июльдә 18:37 сәгатьтә 102 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү пультына Яңа Татар Адәмсуында печән кибәне януы турында хәбәр килә. Чакыру урынына ашыгыч рәвештә Иске Татар Адәмсуыннан ирекле янгын командасы чыга, ә 26 минуттан 102 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килеп җитәләр. Янгын 19:15 минутта сүндерелә. Янгын чыгуга, якынча мәгълүматлар буенча, яшен сугу сәбәп булган.

3 августта 19:50 минутта Яңа Чуаш Адәмсуында мунча януы турында хәбәр алына. Урынга Иске Татар Адәмсуы ирекле янгын сүндерүчеләре чыга. Янгынга киртә куела, әмма мунчаның диварларына, түбәсенә, тактадан төзелгән утын сараена зыян килә. Янгынның гомуми мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Бәхеткә, корбаннар юк. Янгынның якынча сәбәбе – мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

– Бу ике очрак – утның саклык таләп итә торган аянычлы хәл булуы турында тагын бер кат искә төшерү. Фаҗиганы булдырмый калуга мөмкин булган гади, әмма мөһим куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк, – дип шәрехләде 102 нче янгын бүлеге җитәкчесе, эчке хезмәт капитаны Зөлфәт Җиһангиров. – Беренче очракта янгынны булдырмый калу мөмкин булмаса, икенче очракта кеше факторы сәбәп булган.

Истә тоту мөһим:

* Бигрәк тә ягып җылыту сезоны алдыннан төтен юлларын корымнан чистартыгыз.

* Эшли торган мичләрне, электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

* Кабызып җибәрү өчен җиңел кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз.

* Урын өстендә тәмәке тартмагыз һәм сүндерелмәгән төпчек калдырмагыз.

* Өйдә янгын сүндерү җайланмасы куегыз һәм гаиләнең барлык әгъзаларының да аннан ничек файдалана белүенә инаныгыз.

* Янгын чыккан очракта, кичекмәстән 101 яисә 112 телефоннары буенча шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.

Әлеге гади кагыйдәләрне үтәү сезне һәм якыннарыгызны ут бәласыннан сакларга ярдәм итәчәк. Уяу булыгыз һәм йортыгыз һәм гомерегез иминлеге өчен җаваплылык барыннан да элек үзегезнең кулда булуы турында онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев