Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны балта белән чабып үтергәннәр
Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә ут капкан фатирга килгән коткаручылар өч кыз мәетен тапкан.
Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә өч студент кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Мәрхүмәләргә әле 20 яшь тә тулмаган. Кызлар медицина уку йортында укый, алар фатир арендалап яши. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Кызларга 17, 18 һәм 19 яшь. Алар фатир арендалап, бергә яши. Биредәге медицина уку йортында укыйлар», — дигән Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Радик Галимов.
Кызларны балта белән чабып үтергәннәр. Мәетләр фатирда янгын урынында табыла, бер кыз йорт ишегалдында була.
Җинаять эше ачылган.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кызлар Башкортстаннан килгән. Алар медицина көллиятендә укый. Мәрхүмәләрнең икесе Баймак районында, берсе Күгәрчен районында туып-үскән.
Җинаять эшен тикшерүдә Оренбург һәм Башкортстан хокук саклаучылары катнаша. Якынча белешмә буенча, кызларны балта белән чапканнар, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: intertat.tatar
Фото: Тикшерү комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев