Балык Бистәсе районында «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган
Татарстанның Балык Бистәсе районында – М7 трассасында «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган.
Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«27 ноябрь көнне 23.05 сәгатьтә М7 «Волга» трассасында — республиканың Балык Бистәсе районында 12нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 36 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.
Авария нәтиҗәсендә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-ат шунда ук һәлак булган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев