Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Балигъ булмаган баланы бозык юлга бастырган өчен 2,6 ел гомерен колония-поселениядә уздырачак

Аксубай районы прокуратурасы 25 яшьлек район кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ ҖКның 134 маддәсе 1 өлеше буенча каралган (унсигез яше тулган затның уналты яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәт кылуы) җенси җинаятьләр (23 эпизод) кылуда гаепле дип тапкан.

Аксубай районы прокуратурасы мәгълүматларына караганда, суд, ир-ат 2019 елның 13 июленнән 2019 елның 30 сентябренә кадәр чорда, 18 яше тулган һәм исерек хәлдә булган килеш, балигъ булмаган кешенең рөхсәте белән, аның 14 яшьтә генә булуын белә торып, аңа карата җенси мөнәсәбәт кылган, дип ачыклады. Хөкемгә тартылучы үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа карата 2 ел да 6 ай срокка колония-поселениядә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Суд карары канунлы көчкә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев