Хәвеф-хәтәр

Бала өстенә телевизор килеп төшкән

Ике яшьлек сабый комада.

Бүген Белоретта ике яшьлек кыз өстенә телевизор ауган. Аның башы авыр җәрәхәтләнгән һәм ул дәваханәгә эләккән.

- Әти-әниләре өйдә, күрше бүлмәдә булган. Бала авыр җәрәхәтләр алган: баш сөяге сынган һәм баш мие авыр имгәнгән, бала комада, - дип хәбәр итә UFA1.RU порталы.

Тулырак мәгълүматлар ачыклана.

Хөрмәтле ата-аналар! Сабыйлар яшәүче йортта бөтен җиһаз хәвефсез булырга тиешлеген онытмасак иде.

Автор: Ризида Валитова

Кызыл таң


Нет комментариев