Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Азнакайда яшәүче хатын-кыз Саклык банкы офисына ут төрткән

Татарстан полицейскийлары Азнакай шәһәрендәге бер банкның офисына ут төртүгә бәйле факт буенча тикшерү үткәрә, гаепләнүче тоткарланган.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә чыккан видеодан күренгәнчә, бер хатын-кыз Саклык банкы банкоматлары урнаштырылган бинада флаконнан ниндидер сыеклык агыза, аннары бинага ут төртә һәм качып китә.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге кизү частена банкның бер офисына ут төртүләре хакында хәбәр килде. Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар кыска гына вакыт эчендә әлеге җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклады һәм аны тоткарлады – ул Азнакайда яшәүче 1959 елгы хатын-кыз булып чыкты», - диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта әлеге факт нигезендә тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев