Аксубайда ташландык дача янды
Аксубай дачалары территориясендә корылма януы турындагы хәбәр якшәмбе көнне кичен диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына килә.
Янгын Луговая урамында булды. Түбәсез, электрлаштырылмаган ташландык агач корылманың милекчесен ачыклый алмаганнар.
– Янгынның якынча сәбәбе – балалар шуклыгы, – дип шәрехләде Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Дачалар территориясендә янгын чыгуы шунысы белән дә куркыныч, чөнки монда бакчалар ташландык хәлдә һәм үлән белән капланган, ә мәйданы кечкенә түгел. Чабылмаган үлән корый һәм тагын да куркынычракка әйләнә. Җәйге чорда балалар өлкәннәр күзәтчелегеннән башка торалар. Тик шул ук бакчаларда йөрү куркыныч. Тормышка куркыныч янаучы ташландык корылмалардан тыш, монда күп кенә участокларда коелар да бар, алар үлән белән капланган, ишелгән. Монда йөрүләр фаҗигагә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев