Фаҗига Мазилин урамында булган.
Аксубайда фатирларның берсендә дүрт кешенең мәете табылган.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, Мазилин урамындагы 40нчы йорт фатирында ике хатын-кыз һәм ике ир-атның үле гәүдәләре табылган. Билгеле булганча, үлүчеләрнең барысы да бер гаилә әгъзалары.
Фаҗиганең якынча сәбәбе — газ белән агулану.
Бу хәлнең шартлары тикшерелә.
Нет комментариев