Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында яшен аркасында ике янгын чыккан

Аксубай районында июль аенда өч янгын очрагы булган.

8 июль көнне МЮД бистәсендә шәхси, агач йорт янды. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка өйнең  түбәсе тулысынча ут белән капланган булган. Утның башка корылмаларга күчү куркынычы юк иде. Өйдә кешеләр булмый.

Янгын нәтиҗәсендә ут торак йортның түбәсен юк иткән, өйнең эчендә дә уттан зыян күргән урыннар бар.  Янгынның якынча сәбәбе-  электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

13 июльдә 102 нче янгын сүндерү частенең элемтә пунктына Комаров урамындагы бер йорттан кара төтен күтәрелүен  күргән шаһиттан Глонасс-112 системасы буенча хәбәр килде. Шәхси йортларның гаражлары яна торган була. Бер гараж блоктан, икенчесе тактадан төзелгзн була. Гаражларның берсендә  «Daewoo Nexia» җиңел автомобиленең детальләре янган һәм гараж янына куелган Приора автомобиле дә зыян күргән. Янгын сүндерүчеләрнең оперативлыгы утның күрше корылмаларга таралуын булдырмый калды. Янгынның сәбәбе-яшен сугу.

14 июльдә төнлә Карасу авылында  торак йорт янды. Янгын нәтиҗәсендә шәхси йортның түбәсе юк ителгән һәм йортның эчке стеналары янган. Янгынның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.

- Быелгыиюнь-июль айларында  яшен разрядыннан ике янгын чыккан, – дип шәрехләде Дәүләт янгын күзәтчелеге башлыгы Рөстәм Гафиятов. Күпчелек очракта янгын чыгуга сәбәпче булып кеше факторы кала.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев