Аксубай районында янгында ир-ат һәлак булган
Аксубай районының Беловка авылында 61 яшьлек ир-ат янгын вакытында үз өендә һәлак булган.
Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда, янгын 17 декабрьдә килеп чыккан. Аның турындагы хәбәр районның Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте пультына 14 сәгать 27 минутта килеп ирешә.
Янгын урынына «Беловка», «Иске Тимошкино» янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре килеп җитә. Ялкын телләре өйнең түбәсен, түшәм капламын һәм өй эченең бөтен мәйданын чолгап алган була. Өй түбәсенең һәм түшәм капламының бер өлеше өй эченә ишелеп төшә. Утның якындагы сарайга үрмәләү куркынычы зур була. Күршеләре өй эчендә хуҗаның булу ихтималы турында әйтәләр. Ялкын телләренә киртә куела, тик менә өй хуҗасын коткарып калып булмый. Аның гәүдәсе хәрабәләрне актарган вакытта табыла.
– Янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, – дип шәрехләде районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Рәсим Исламов. – Исегездә тотыгыз: янгын беркайчан да үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе – кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән саксыз эш итүе. Ягып җылыту сезонында үтә дә игътибарлы булырга һәм электр җиһазларының җитешсезлеген ачыклау өчен аларны даими тикшереп торырга кирәк.
Янгынны кисәтү яхшырак, чөнки аның кыйммәте матди зыян гына түгел, ә кайчакта кешеләр гомере белән дә исәпләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев