Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында янгында ир-ат һәлак булды

Азат авылында янгын фаҗига белән тәмамланды.

Янгын шәхси йортта чыга. Янгын турындагы хәбәр районның бердәм диспетчырлык хезмәте пультына 6 октябрь көнне 19 сәгать 25 минутта килә. Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов сүзләренә караганда, беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәсе килгән вакытта ялкын телләре бер катлы агач йортның бөтен мәйданын чолгап алган була.

– Янгын сүндерүчеләр-коткаручылар 20 сәгать 05 минутта 63 квадрат метр мәйданда ачык утны сүндерделәр. Авыл кешеләре өйдә хуҗаның булу ихтималы турында әйттеләр. Янгынны сүндергән вакытта 1961 елда туган ир-ат гәүдәсе табылды. Янгынның сәбәбе – ачыклана, – дип шәрехләде районның баш коткаручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев