Аксубай районында хатын-кыз су коенырга киткән һәм батып үлгән
Мәрхүмнең мәетен ярдан 4 метр ераклыкта табып алалар.
Аксубай районының Яңа Аксубай авылы янында хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта хәбәр кичке сәгать 5тә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына килә, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 40 яшьлек исерек хатын су коенырга киткән һәм югалган. Дуслары чаң суккан.
Шаһитлар батып үлгән хатын-кызның мәетен ярдан 4 метр ераклыкта табып, аны судан алалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коену урыны җиһазландырылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев