Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында «Калина» машинасы микроавтобус белән бәрелешкән: җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Бүген иртән Аксубай-Федоровка автоюлының 9нчы чакрымында фаҗигалы юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов аңлатканча, якынча версия буенча, «Лада-Калина» автомашинасын йөртүче идарәне үти алмаган, каршы як полосага чыккан һәм җиде пассажир булган вахта микроавтобусы белән бәрелешкән. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. 1973 елда туган йөртүче авыр җәрәхәтләр алган һәм юл-транспорт вакыйгасы урынында ук вафат булган.

Фаҗига урынына районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев чыкты.

– Һәлак булучы – безнең район кешесе. Аның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Юл игътибар һәм уяулыкны таләп итә. Юл-транспорт һәлакәтенең якынча сәбәбе –каршы як полосага чыгу. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, –дип шәрехләде Станислав Зайцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев