Аксубай районында ир-ат авылдашлары күз алдында суга батып үлгән
36 яшьлек ир-атның гәүдәсе ярдан кырык метр ераклыкта табыла һәм коры җиргә чыгарыла.
Ир авылдашларының күз алдында батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия МЧСның Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 20:26 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына республиканың Аксубай районы Карасу авылы буасында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә.
Ачыкланганча, авыл кешеләре иске йортны сүтәләр. Кич белән эштән соң алар хәмер кулланалар һәм балык тотарга китәләр. Ир-атларның берсе су коенып чыгам да, өйгә кайтып китәм, дип әйтә. Шуннан соң ул 10 метр йөзеп барып, су астына киткән.
Иртәнге сәгать унберләр тирәсендә 36 яшьлек ир-атның мәетен ярдан 40 метр ераклыкта тапканнар. Мәрхүмне коры җиргә алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев