Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай дәүләт автоинспекторлары хокуктан мәхрүм ителгән исерек машина йөртүчене тоткарлаган

Район үзәгенең Октябрь урамында 29 яшьлек исерек аксубайлы тоткарланган.

Ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш, исерек хәлдә «Лада-211440» автомобиле руле артына утырган – авыз куышлыгыннан кискен ис килгән, сөйләме бозылган, йөзе кискен үзгәргән.

Алкотектор белән исереклек торышын тикшерү инспекторларның шиген раслаган. Машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән, автомобиль административ стоянкага куелган.

– Оператив белешмә исәпләре буенча тикшерү барышында машина йөртүченең законлы көчкә кергән суд карары булуы ачыкланды – ул исерек хәлдә транспорт чарасына идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Эш материаллары сорау алу бүлегенә тапшырылды, әлеге факт буенча 264 маддә, 1 өлеш буенча җинаять эше кузгатылды. Бу санкция җәзаны, шул исәптән иректән мәхрүм итүне күздә тота. Җәзаның конкрет төре һәм күләме суд тарафыннан җинаять кылу шартлары һәм җинаять җаваплылыгына тартылучының гамәлләреннән чыгып билгеләнә, – дип шәрехләде Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гыймалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев