Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубайда Золин урамындагы ике катлы йортның балконнары җимерелгән

Редакциягә Золин урамындагы 29 нчы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте – бүген аларның йортында икенче катның ике балконы җимерелгән.

– Без Идарәче компаниягә мөрәҗәгать иттек, бу безгә кагылмый диделәр – алар балконнар белән шөгыльләнмиләр. Әмма без бу балконнарны үзебез проектламадык һәм төземәдек, – дип сөйләделәр телефон аша борчылган кешеләр. – Яхшы әле бу вакытта балконга беркем дә чыкмаган һәм кирпечләр беркемгә дә зыян китермәгән, ул тротуарга түгел, ә киртә белән тотып алынган территориягә төшкән.

Без сорауны башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцевка юлладык.

– Без бу хәл турында беләбез. Чыннан да, торак законнары нигезендә гомумйорт милке һәм гражданнарның милке буенча аермалар бар. Идарәче компания үзенә кагылышлы эшенең бер өлешен үз өстенә алачак. Бу мәсьәлә эшкә алынды, без вакыйганың сәбәпләрен һәм шартлары ачыклыйбыз, хәл контрольдә тотыла, – дип аңлатма бирде Станислав Зайцев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев