Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында үтерү белән янау очраклары ешая башлаган

Узган атнада Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау маддәсе буенча өч җинаять эше кузгатылган.

9 март көнне Мазилин урамындагы фатирда һәм Полоруссов-Шелеби урамындагы шәхси йортта низаг чыга. Ике очракта да ир-атлар үзләренең тормыш иптәшләрен буарга тырышканнар. Өченче очракта ир хатынын үтерү белән янаган.

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, гаиләдә көч куллану фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә, җәза бирү һәм авыррак нәтиҗәләрне кисәтү өчен, тираннарга карата җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев