Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды

Кичә Аксубай-Федоровка автомобиль юлында тагын бер юл-транспорт һәлакәте булды.

Автомобиль Федоровка авылы ягыннан Яңа Аксубай ягына таба хәрәкәт итеп, каршы юнәлеш юл читенә төшеп, бетон суүткәргеч торбага бәрелә һәм әйләнеп каплана.

Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматы буенча, машина йөртүче автомобиль астында калган. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән медиклар аның үлемен билгеләгәннәр.

Фаҗига урынына Башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев, ЮХИДИ хезмәткәрләре, тикшерүче килде.

– Кызганычка каршы, бу ел башыннан алып Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган өченче кеше. Безнең илдә җитештерелгән автомобиль руле артында безнең районда яшәүче, 1968 елгы кеше булган. Юл-транспорт вакыйгасы сәбәпләрен һәм шартларын тикшерүчеләр билгеләячәк. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искәртәсе килә, – дип шәрехләде Станислав Зайцев. – Нинди генә очракта да арыган, авыру һәм исерек килеш руль артына утырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев