Аксубай районында төнлә торак йорт янган: гаиләгә ярдәм кирәк
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында төнлә торак йорт янган: гаиләгә ярдәм кирәк

Бүген төнлә Татар Сөнчәлесе авылында янгын чыккан.

Алит һәм Рушания Имаметдиновлар гаиләсенең шәхси торак йорты янган. Милекне дә, корылманы да коткарып кала алмаганнар. Ир белән хатын йортсыз калды. Бәхеткә, хуҗалар үзләре зыян күрмәгән.

Янгыннан зыян күрүчеләргә аларның уллары Айдар Алит улы Имаметдиновның 89375813150 телефон номеры буенча Саклык банкы картасына зур булмаган күләмдә булса да акча күчереп, матди ярдәм күрсәтергә була.


Нет комментариев