Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында кибет һәм торак йорт янган

Гыйнварның соңгы декадасында Аксубай районында ике янгын теркәлде

21 гыйнварда Яңа Үзи авылында шәхси кибет янган. Янгын турындагы хәбәр 102нче янгын бүлегенә 21 сәгать 50 минутта шаһиттан килә.

– Янгын чыгу объекты – 80 квадрат метр зурлыктагы кирпечтән төзелгән, агач түшәмле беркатлы шәхси кибет. Электрлаштырылган, газ кермәгән, мичкә утын белән ягып җылытылган, – дип шәрехләде янгын факты буенча Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Урынга беренче булып РЖТ-3 ярымтагылмасы белән МТЗ тракторында Беловка янгын сүндерү командасы килә, җиңсәне тәрәзә уемы аша биреп, янгынны сүндерүгә керешә.

Халык та актив эш итә, янгын гидранты ун метр чамасы ераклыкта гына була. 20 минуттан янгын сүндерелә. Район үзәгеннән ерак урнашкан булу сәбәпле, 102нче янгын часте бүлеге янгын урынына хәбәр алганнан соң 35 минуттан гына килә.

Янгын нәтиҗәсендә ут белән әйберләр юк ителгән һәм кибетнең түшәменә зыян килгән.

Икенче янгын 29 гыйнварда Яңа Ибрай авылында килеп чыга. Шәхси йорт януы турындагы хәбәр «01» хезмәтенә 17 сәгать 39 минутта килә. Янгын урынына ТР янгынга каршы хезмәте 102нче бүлегенең Яңа Ибрайдагы аерым янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре чыга.

Гаиләдә өч кеше яшәгән – ир белән хатын һәм аларның сәламәтлеге чикле өлкән уллары. Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк.

Һәр янгын факты буенча Дәүләт янгын сүндерү хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү алып барыла.

– Янгынның беренчел сәбәпләре ачыкланды: Яңа Үзи авылындагы кибеттә янгын – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, ә Яңа Ибрайдагы йортта ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан, – дип шәрехләде Нурлат һәм Аксубай районнары буенча МОНД сорау алучысы Рәсим Ислямов. – Район халкын көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм ут белән эш иткәндә сак булырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев