Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән

Кичә Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, “Рено Сандера” автомобиле руле артындагы автоледи, Яңа Ибрай авылы ягыннан хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, идарә итүне башкарып чыга алмаган һәм каршы як юнәлештәге кюветка әйләнеп төшкән.

Автомобиль салонында аның 2011 һәм 2021 елда туган ике баласы була. Балаларның салонда – ике яшьлек сабыйның – махсус креслода, өлкәненең арткы утыргычта куркынычсызлык каешын эләктергән булуына карамастан, аларга медицина ярдәме кирәк була.

ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, башта табиблар аларда баш мие җәрәхәтләре, баш мие селкенүе диагнозы куйган. Ике яшьлек балада шулай ук корсактан кан китү шикләре дә була, ә унбер яшьлек баланың күкрәк читлеге имгәнгән. Ике бала да башта Чистай үзәк район хастаханәсенә, ә аннары республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган.

– Җәйге вакыт – актив ял итү һәм балалар белән сәяхәт итү чоры. Хөрмәтле ата-аналар, баланы автомобильгә утыртып, аның иминлек каешы белән эләктерелгән яисә балалар өчен махсус җайланмада утырган булуын исегездән чыгармагыз. Юл билгеләренә таянып, тизлек режимын саклагыз, чөнки алар юлларның куркыныч участокларын күрсәтә, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау булып хезмәт итә, – дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Онытмагыз: бала – төп пассажир! Машина йөртүче ата-анадан тыш аның иминлеге хакында башка беркем дә җаваплырак кайгырта алмый!

Фото: Аксубай ЮХИДИ бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев