Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәте: биш кеше һәлак булган

Емелькино авылы янындагы юлдагы фаҗига Аксубай һәм Алексеевск районнарыннан ике гаилә әгъзаларының гомерен өзгән.

Бүген төш вакытында үзебезнең илдә җитештерелгән ике автомобиль – «ВАЗ-21150», «ВАЗ-Приора – 217030» бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев, Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов чыкты.

– Бүген 12.10 сәгатьтә Емелькино-Аксубай автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Ике хатын-кыз һәлакәт урынында ук һәлак булган, – дип аңлатма бирде БДД буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев. – Өчесе ашыгыч ярдәм машинасы белән Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылды. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта алар да вафат. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Юл-транспорт һәлакәте урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев